Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел булуны бәйрәм итү кысаларында (12+)

22 апрель көнне 13 нче санлы китапханә рус әдәбиятының бөек классигы Ф.М.Достоевский әсәрләре буенча укучылар конференциясе оештырды. Егетләр һәм кызлар үзләре өчен язучының сәнгать дөньясын ачты, авторның үзләре укыган әсәрләре, Ф.М.Достоевский иҗатының заманчалыгы, аның китапларында яктыртылган идея һәм карашларның актуальлеге, аларда күтәрелгән мәсьәләләр һәм сораулар турында фикерләре белән уртаклашты.
Ике капма-каршы карашны берләштерүче темалар буенча фикер алыштылар: «Преступление и наказание» романында автор өчен иң мөһиме нәрсә? Фетнә темасы һәм герой-индивидуалист темасы? Кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлелек: алар бүген кирәкме? Яхшылык һәм явызлыкны ничек танырга? Бер изелгән кешегә булса да ярдәм итәр өчен, мин нәрсә эшли алам?
Достоевский психологизмы: «Игрок» романы, сюжет мисалында кешенең үз-үзен аддиктив тотышы мотивлары, геройның рухи халәте һәм аның кылган гамәлләренә психологик анализ каралды.
Фикер алышу вакытында һәркем укыганнары турында үз фикерен белдерде, Достоевский феноменын үзенчә күзаллавын тәкъдим итте.

 

Поделиться: